«Әни – ул тормыш дигән сүз»: әдәби-музыкаль композиция (6+)

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан 25 ноябрь көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре беренче сыйныф укучылары өчен «Әни – ул тормыш дигән сүз» дигән әдәби-музыкаль композиция уздырды. 

Мама это значит жизнь
20221125_084026
20221125_082815
20221125_084235
20221125_093434
20221125_093948
20221125_095408

Балалар Әниләр көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән танышты, аның Россиягә каян килүе һәм башка илләрдә аны бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре турында белде. Шуннан соң чарага килүчеләр китапханәче белән бергә «Әнием» дип аталган ямьле һәм әкияти илгә юл тотты. Бу илдә күңелле көйләр астында балалар «Назлы сүзләр гөлләмәсе», «Безнең әниләр нинди», «Әни турында мәкальләр» кебек төрле бәйгеләрдә катнашты. «Чын язучылар» бәйгесендә, мәсәлән, үз әниләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар башкаруында Елена Благинина, Валентин Берестов, Саша Чёрный һ.б. язучыларның әниләр турында шигырьләре яңгырады. Борис Емельяновның «Мамины руки» хикәясе балаларның күңелен тетрәнергә мәҗбүр итте. Әдәби-музыкаль композиция барышында безгә яктылык һәм җылылык бирүче аналар турында мультипликацион һәм нәфис фильмнардан җырлар яңгырады. Очрашу малайларда һәм кызларда әниләргә карата мәхәббәт һәм тирән ихтирам, зур рәхмәт хисе тудырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: